Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Борынгы татар көнкүреше әйберләре» дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Татар халкының көнкүреше турында тарихи мәгълүмат бирелде, борынгы савыт-сабалар һәм эш кораллары белән танышу тәкъдим ителде. Шулай ук кыйммәтле әйберләр сакланган сандыклар, эчемлекләр әзерләү өчен комганнар, чәй эчү өчен самоварлар, чигелгән тастымаллар, сөлгеләр һәм декоратив мендәрләр кебек төрле өй кирәк-яраклары зур кызыксыну уятты. Ир-ат һәм хатын-кыз өчен яртышар бүленгән традицион татар агач өйләре һәм, әлбәттә, милли киемнәр телгә алынды. Чөнки, һәр яңа буынның әхлакый бурычы бар – әби-бабайлар тудырган тарихи хәтерне өйрәнү, саклау һәм киләсе буынга тапшыру.
Саба туган якны өйрәнү музеенда Халыкара укытучылар көне уңаеннан "Күкләр юлы кирәк кешегә" дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарада Арча “Казан арты” тарих-этнография музее филиалы Мөхәммәт Мәһдиев музее мөдире Халидә Кыям кызы Габидуллина белән очрашу, М. Мәһдиевнең укытучы-остаз буларак эшләгән эшләре белән танышу, ахырдан исә “Бер - 41ел балалары” әсәре буенча куелган нәфис фильм карау оештырылды.
Моңа кадәр Мөхәммәт аганы Арчадан чыккан бөек әдип буларак белсәк, әлеге чарада без аны Саба белән бәйле шәхес буларак ачтык, тагын да үз иттек. Әлеге җылы якты очрашу аша тагын бер кат аның әсәрләренең тирән мәгънәсенә, иҗатының олпатлыгына инандык.
Елның көзге вакыты һәрвакыт иҗатка илһамландыра. Бу алтын киемле урман да, парк та, көзге сукмак та. Кояш һәм куе томан, кипкән миләш һәм алтын яфраклар! 1-10 нчы октябрь көннәрендә Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда “Исәнме көз!” дигән темага фотокүргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә катнашу балаларда табигатьнең көзге күренешләре белән кызыксыну, көз матурлыгын тою аларга “көз” төсендәге рәсемнәрне ясарга, фантазияләргә, хыял һәм иҗат итәргә илһам бирәчәк.
Һәр ел саен илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкәннәр көне - күпьеллык хезмәтләре, авыр сынаулары, бай тормыш тәҗрибәсе булган кешеләргә хөрмәт һәм игътибар күрсәтү көне. Шул уңайдан район туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнү" клубына йөрүчеләргә чәй табыны оештырылды. Очрашу күңелле әңгәмә, хатирәләр белән чәй табыны артында дәвам итте. Шулай ук очрашу барышында, күптән түгел генә XII Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы турында да әңгәмә корылды. Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең әлеге форумда катнашып, чыгыш ясаган туган якны өйрәнүче Сафин Илдар Фатхулла улы очрашуда булган күңелле мизгелләр, вакыйгалар, яңалыклар уртаклашты.
30 сентябрьдә Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә. Бу көнне 2022 елда яңа регионнарның РФ составына аның субъектлары хокукларында керүе турында халыкара килешүләр имзаланды. Яңадан берләшү яңа төбәкләр өчен генә түгел, ә тулаем Россия өчен дә мөһим тарихи вакыйга булды. Бу мөһим вакыйга уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Лесхоз урта мәктәбе укучылары өчен «Без бергә - без бердәм!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар үзләре өчен яңа мәгълүматны зур кызыксыну белән кабул иттеләр, Россия картасында яңа территорияләрнең урнашуын карадылар. «Без бергә», «без бердәм» төшенчәләренең мәгънәләре ачылды. Бу укучыларда патриотизм хисен уятырга мөмкинлек бирде.
27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көнне тагын да күңелле һәм файдалы итү, туган ягыбызның матур табигате, бай тарихы белән таныштыру максатыннан Саба туган якны өйрәнү хезмәткәрләре «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча экскурсия оештырды.
Якташларыбыз Сабаны бөтенләй башка яктан ачып, күп яңа мәгълүмат туплап, җылы аралашу һәм күңелле ял өчен рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.
Күмәкләштерү чорында Сатыш авылында "Марс" колхозы оештырыла, аның беренче рәисе Садыйков була. 1960 елда "Эшче", "Кызыл Йолдыз" һәм "Марс" колхозлары "Молотов" колхозына берләштерелә, соңыннан ул "Марс" дип үзгәртелә. 2003 елда "Марс" колхозы крестьян (фермер) хуҗалыгы исемен ала, ә 2015 елдан "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсе булып тора. 1929 елда авылда "Марс" колхозы төзелә. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” клубының чираттагы утырышы «Марс колхозы тарихы» темасына багышланды.
Табигатьнең иң гүзәл һәм бай чорында – сентябрьнең өченче якшәмбесендә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Менә шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеебызда әлеге һөнәргә багышланган очрашу үткәрелде. Бүген бирегә килгән урманчыларыбыз, Саба урман хуҗалыгы тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм Саба гимназиясенең “Мәктәп урманчылыгы” берләшмәсендә йөрүче 8 сыйныф укучылары чакырылды. Залыбызда исә әлеге өлкәне чагылдырган вакытлы күргәзмә урнаштырдык. Ул Саба урман сәнәгате хуҗалыгының формалашуы һәм ныгуына, Татарстан урман хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләребезгә багышлана.
Укучылар, килгән кунаклар белән берлектә районыбызда лесхозларны һәм урманчылыкларны оештыру, урманның тоткан роле, файдасы һәм аны саклауда безнең керткән өлешебез турында фикер алыштык.
"Зыянлы гадәтләрнең зарары" темасына профилактик әңгәмә тыңлаучыларда алкоголь һәм башка зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә, тормышка аеруча куркыныч китерүен аңлауга, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация булдырырга тиеш. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда укучылар өчен үткәрелгән әңгәмәдә кешенең сәламәтлегенә, социаль тормышына һәм киләчәгенә зарарлы гадәтләрнең йогынтысы, шулай ук зарарлы гадәтләрне профилактикалау һәм бетерү ысуллары турында сүз барды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда активистларыбыз өчен «Безгә бу турыда хәтерләмәскә ярамый! " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Музей хезмәткәрләре үсеп килүче буынны тарих һәм әдәбият аша Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына кызыксынуны арттырырга өндиләр. Чарада халкыбызның зур сынауларга дучар булуы турында тарихи фактлар тәкъдим ителде. Тарихи мәгълүматларда Бөек Ватан сугышы үзенең масштаблары, җимерелүләре һәм корбаннары буенча иң коточкыч фаҗига булуы куренә.