Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Борынгы татар көнкүреше әйберләре» дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Татар халкының көнкүреше турында тарихи мәгълүмат бирелде, борынгы савыт-сабалар һәм эш кораллары белән танышу тәкъдим ителде. Шулай ук кыйммәтле әйберләр сакланган сандыклар, эчемлекләр әзерләү өчен комганнар, чәй эчү өчен самоварлар, чигелгән тастымаллар, сөлгеләр һәм декоратив мендәрләр кебек төрле өй кирәк-яраклары зур кызыксыну уятты. Ир-ат һәм хатын-кыз өчен яртышар бүленгән традицион татар агач өйләре һәм, әлбәттә, милли киемнәр телгә алынды. Чөнки, һәр яңа буынның әхлакый бурычы бар – әби-бабайлар тудырган тарихи хәтерне өйрәнү, саклау һәм киләсе буынга тапшыру.