ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2025 ел
җомга

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда укучылар өчен Пушкин картасы проекты кысаларында «Сөйкемле әнигә бүләк» мастер-классы үткәрелде. Мастер-класс үткәрүгә «Әниләр Көне» бәйрәме сәбәп булды. Аны ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр. Дөньяда иң якын һәм иң яраткан кешеләргә бүләк әзерләү, укучыларга бик күп ләззәт һәм шатлык китерде. Мастер-класс барышында балалар ниндидер матурлык тудырырга, фантазия күрсәтергә, хис-кичерешләрне белдерергә һәм үз хезмәтләренең нәтиҗәсенә шатланырга өйрәнделәр. Үз кулларың белән ясаган бүләктән дә кадерлерәк нәрсә юк! Димәк, бәйрәм көнендә әниләр гаҗәпләнерләр, ә балалар үзләре ясаган бүләкләрне шатланып бирерләр.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

13
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда музей активистлары утырышы булып узды. Әлеге чара "Керик әле Саба урманнарына..." темасына багышланды. Без урман хуҗалыгы тарихына тирәнрәк кереп, шуның белән музей фондларын яңа мәгълүматлар һәм фактлар белән тулыландыру мөмкинлеге тудырдык. Әлеге тема безнең якның һәр кешесе өчен бик якын. Урман хуҗалыгына нигез салынган елларда, күп актив катнашучыбызларның бик яшь булуга карамастан, һәркем, үзенең урман бистәсе үсеше белән бәйле тарихын җиткереп үтте.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

24
октябрь, 2025 ел
җомга

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Борынгы татар көнкүреше әйберләре» дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Татар халкының көнкүреше турында тарихи мәгълүмат бирелде,  борынгы савыт-сабалар һәм эш кораллары белән танышу тәкъдим ителде. Шулай ук кыйммәтле әйберләр сакланган сандыклар, эчемлекләр әзерләү өчен комганнар, чәй эчү өчен самоварлар, чигелгән тастымаллар, сөлгеләр һәм декоратив мендәрләр кебек төрле өй кирәк-яраклары зур кызыксыну уятты. Ир-ат һәм хатын-кыз өчен  яртышар бүленгән традицион татар агач өйләре һәм, әлбәттә, милли киемнәр телгә алынды. Чөнки, һәр яңа буынның әхлакый бурычы бар – әби-бабайлар  тудырган тарихи хәтерне өйрәнү, саклау һәм киләсе буынга тапшыру.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

30 сентябрьдә Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә. Бу көнне 2022 елда яңа регионнарның РФ составына аның субъектлары хокукларында керүе турында халыкара килешүләр имзаланды. Яңадан берләшү яңа төбәкләр өчен генә түгел, ә тулаем Россия өчен дә мөһим тарихи вакыйга булды. Бу мөһим вакыйга уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Лесхоз урта мәктәбе укучылары өчен «Без бергә - без бердәм!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар үзләре өчен яңа мәгълүматны зур кызыксыну белән кабул иттеләр, Россия картасында яңа территорияләрнең урнашуын карадылар. «Без бергә», «без бердәм» төшенчәләренең мәгънәләре ачылды. Бу укучыларда патриотизм хисен уятырга мөмкинлек бирде.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

3
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда активистларыбыз өчен «Безгә бу турыда хәтерләмәскә ярамый! " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу чара 1941-1945 еллардагы  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Музей хезмәткәрләре үсеп килүче буынны тарих һәм әдәбият аша Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына кызыксынуны арттырырга өндиләр. Чарада халкыбызның зур сынауларга дучар булуы турында тарихи фактлар тәкъдим ителде. Тарихи мәгълүматларда Бөек Ватан сугышы үзенең масштаблары, җимерелүләре һәм корбаннары буенча иң коточкыч фаҗига булуы куренә.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

10
август, 2025 ел
якшәмбе

Нәрсә соң ул коррупция? Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре мәгълүмат сәгатендә әлеге төшенчәнең эчтәлеген, аның чагылышларын, хәзерге җәмгыятьтәге нәтиҗәләрен ачарга тырыштылар. Россия законнары нигезендә, коррупция-ул хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү һәм алу, коммерцияле ришвәт алу, яисә җәмгыятьнең һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә карамастан, акча, кыйммәтләр, башка милек яки милек характерындагы хезмәтләр рәвешендә файда алу максатларында үз вазыйфаи хәленнән башка законсыз файдалану. Статистикадан күренгәнчә, коррупция үсә генә бара һәм бүгенге көндә бу тема бик актуаль.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

30
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда 2025 елның 30 июлендә «Бөек Ватан сугышы елларында агач әзерләү»темасына активистлар утырышы үткәрелде. Музей хезмәткәрләре урман эшкәртү эшен оештыру турындагы тарихи фактларны ачарга һәм җыярга ниятләгәннәр иде. Бу тема безнең якның һәр кешесе өчен, бигрәк тә нәфис хатын-кызларыбыз өчен бик мөһим һәм якын. Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар, фронтка киткән ир-атларны алыштырып, агач хәзерләүгә зур өлеш кертәләр. Алар урман кисүдә, агач эшкәртүдә, шулай ук армияне һәм тылны агач белән тәэмин итүдә зур хезмәт куйганнар.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

23
июль, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның 23 июлендә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балалар  өчен «Оста куллар»дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Музей хезмәткәрләре чарада катнашучыларны декоратив-гамәли сәнгатьнең кайбер төрләре, технологияләрне һәм материалларны тикшерү ысуллары белән таныштырдылар. Аннары катнашучылар үзләренең барлык фантазияләрен чынбарлыкка аштырдылар.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Табигатьтә кунакта» экологик мәгълүмат сәгате Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Музей хезмәткәрләре балаларга туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында, кешеләрнең элек-электән табигать бүләкләренә сак караулары турында сөйләделәр. Әлеге чараның максаты  булып туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәшне профилактикалау программасын тормышка ашыру кысаларында «Наркомания: белергә, абынмаска!» дип исемләнгән әңгәмә корылды. Музей хезмәткәрләре балаларга наркотикның кешегә нинди йогынты ясавы турында сөйләделәр? Наркотиклар – акыл югалту халәте, ияләшү һәм бәйлелек тудырырга сәләтле матдәләр. Наркоманнар арасында 30 яшькә җитү сирәк күренеш. Организм наркотик матдәләргә никадәр иртәрәк ияләшсә, шулкадәр һәлакәтле йогынты ясаячак. Табиблар фикеренчә, дөньяда наркоманиянең таралуы хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен үткәндәге чума яки холера эпидемиясенә караганда да  куркынычрак.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International