30 сентябрьдә Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә. Бу көнне 2022 елда яңа регионнарның РФ составына аның субъектлары хокукларында керүе турында халыкара килешүләр имзаланды. Яңадан берләшү яңа төбәкләр өчен генә түгел, ә тулаем Россия өчен дә мөһим тарихи вакыйга булды. Бу мөһим вакыйга уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Лесхоз урта мәктәбе укучылары өчен «Без бергә - без бердәм!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар үзләре өчен яңа мәгълүматны зур кызыксыну белән кабул иттеләр, Россия картасында яңа территорияләрнең урнашуын карадылар. «Без бергә», «без бердәм» төшенчәләренең мәгънәләре ачылды. Бу укучыларда патриотизм хисен уятырга мөмкинлек бирде.