Һәр ел саен илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкәннәр көне - күпьеллык хезмәтләре, авыр сынаулары, бай тормыш тәҗрибәсе булган кешеләргә хөрмәт һәм игътибар күрсәтү көне. Шул уңайдан район туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнү" клубына йөрүчеләргә чәй табыны оештырылды. Очрашу күңелле әңгәмә, хатирәләр белән чәй табыны артында дәвам итте. Шулай ук очрашу барышында, күптән түгел генә XII Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы турында да әңгәмә корылды. Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең әлеге форумда катнашып, чыгыш ясаган туган якны өйрәнүче Сафин Илдар Фатхулла улы очрашуда булган күңелле мизгелләр, вакыйгалар, яңалыклар уртаклашты.