Урман юлы-гомер юлы

2025 елның 20 сентябре, шимбә

Табигатьнең иң гүзәл һәм бай чорында – сентябрьнең өченче якшәмбесендә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Менә шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеебызда әлеге һөнәргә багышланган очрашу үткәрелде. Бүген бирегә килгән урманчыларыбыз, Саба урман хуҗалыгы тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм Саба гимназиясенең “Мәктәп урманчылыгы” берләшмәсендә йөрүче 8 сыйныф укучылары чакырылды. Залыбызда исә әлеге өлкәне чагылдырган вакытлы күргәзмә урнаштырдык. Ул Саба урман сәнәгате хуҗалыгының формалашуы һәм ныгуына, Татарстан урман хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләребезгә багышлана. 

Укучылар, килгән кунаклар белән берлектә районыбызда лесхозларны һәм урманчылыкларны оештыру, урманның тоткан роле, файдасы һәм аны саклауда безнең керткән өлешебез турында фикер алыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International