ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Саба туган якны өйрәнү музее каршында эшләп килуче берләшмәгә йөрүчеләр белән берлектә Көек авыл  клубында оештырылган музейга сәяхәт кылынды. Клуб мөдире тарафыннан оештырылган әлеге музей, андагы бай экспонатлар, аларның тарихы белән танышу катнашучыларда зур тәэсир һәм соклану хисе калдырды.

Белем көне - СССРда 1984 елның 15 июнендә " Белем көне дип игълан итү турында" СССР Югары Советы Президиумы Указы белән кертелгән. Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре укучылар өчен “Белем илендә” дигән темага викторина үткәрделәр. Укучылар әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштылар, командаларга бүленеп “Биологик култык”, “Әдәби архитектура” маршрутлары буенча телдән һәм язмача сорауларга җаваплар бирделәр.


29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

28нче август көнне Сатыш авылы мәдрәсә муззееенда балалар өчен “Татарстан минем туган илем”темасына  презентация карау оештырылды. Музей хезмәткәре Татарстан Республикасы символикасы турында һәм биредә күпмилләтле халыкның дус-тату яшәве турында сөйләде. Һәркемнең үз традицияләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте. Татарстан гимнын тыңладылар, байракны карадылар, шәһәр һәм елгаларны искә төшерделәр, шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар һәм композиторлар исемнәрен әйттеләр. Балаларга «Татарстан - минем ватаным» темасы буенча квест бик ошады, алар кроссвордлар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Чараның икенче өлеше авылыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларына  багышланды. Аларнын энеләре   фотосурәтләргә карап, алар турында сөйләделәр, калган балалар  үзләрен кызыксындырган   сорауларын бирделәр. Ахырда: «Дуслык зур булса, Ватан нык булыр», - дигән нәтиҗә ясалды


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

22 августта илебез тантаналы датаны-Россия флагының туган көнен билгеләп үтә. Ак, зәңгәр, кызыл төсләрне кешеләр элек-электән әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы, яхшылык һәм гаделлек символы дип санаганнар. Мондый төсләр Россия әләмендә бүгенге көнгә кадәр сакланган. Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре гражданлык-патриотик тәрбия бирүдә бу датаның аеруча әһәмиятле булуын исәпкә алып, яшь музей сөючеләр өчен «Россия флагы – ул горурлык!» дип исемләнгән лекция үткәрделәр. Шулай ук чара барышында балаларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат бирелде.

27 нче август көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисләре өчен экскурсия уздырылды.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

Хәзерге вакытта Казанчы - Бигенәй авылы зиратында яңа буыннар өчен тарихи әһәмияткә ия булган Ишан кабере төрбәсе саклана. Уналты метр чамасы мәйданны биләгән кабер табигый таш койма белән әйләндереп алынган.Ул үзен ислам нигезләрен, шәригать кануннарын яхшы белгән шәхес итеп таныта, аның тагын бер күркәм сыйфаты - ул оста дәвалаучы да була. Вәлиәхмәт Галимов турындагы дан бик тиз бөтен тирә-якка тарала. «Туган якны өйрәнүчеләр» клубында катнашучылар өчен Ишан кабере төрбәсенә экскурсия оештырылды, шулай ук аның тормышы турында да мәгълүмат бирелде.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районы "Ак калфак" җәмгыяте вәкилләре кунак булды. Алар урманчыларыбызның урман хуҗалыгын алып бару, илнең яшел алтынын саклау һәм арттыру өлкәсендәге казанышларына, халкыбызның тормыш-көнкүрешенә чын күңелдән сокландылар, ә экскурсиядән соң кунаклар теләкләр китабында истәлекле язмалар калдырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

ТР Балтач районы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Коллектив беренче мәртәбә еллык Август конференциясен башка форматта үткәрүне төрлеләндерү карарын кабул иткән. Бу чарага шулай ук Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булу да керде.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

16
август, 2024 ел
җомга

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен бистәбезнең истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештырылды. Башлангыч ноктасы билгесез солдат һәйкәле булды, анда  Бөек Ватан сугышы һәм туган якларына әйләнеп кайтмаган сугышчыларны искә алынды. Киләсе тукталыш Н.М.Миңнеханов гаиләсе белән яшәгән йорт капкасы янында булды. Аннары РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы хөрмәтенә исемләнгән «Нургали " мәчете капкасы янына бардык. Соңгы тукталыш булып-Әхмәтовлар гаиләсе яшәгән йортның коймасындагы мемориаль такта белән танышу. Бу гаилә татар хылкына күп кенә танылган музыкаль әсәрләр калдырган талантлы композитор Фасил Әхмәтовны  бүләк иткән.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International