13 октябрьдә, иң мөһим бәйрәм- Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре укучылар өчен 45 ел хезмәт стажы булган Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Габдрахманов Хәмит Кәримулла улы белән очрашу үткәрделәр. Габдрахманов Х.К.- хезмәт сөючән, югары эшкә сәләтле, үзенә ышанып тапшырылган техникага сакчыл карый торган техник белемле белгечнең үрнәге булып тора, яңа техниканы һәм агрегатларны өйрәнүгә һәм куллануга бик җаваплы карый торган механизаторларның берсе. Зур хезмәт стажы булган тәҗрибәле механизатор буларак, яңа уку йортын тәмамлап кайткан яшьләр өчен дә ул остаз булып тора. Габдрахманов Хәмит Кәримулла улы укучыларның һәр соравына җавап бирде, тырышып укырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итте һәм аларга үз булачак һөнәреңне дөрес сайларга кирәк икәненә ныклы басым ясады
Гыйззәтуллин Нурулланың тормыш юлы катлаулы була. Сигезеллык мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлагач, колхозда эшче көч җитмәү сәбәпле, трактор сабанында сукачы булып эшкә урнаша. Тракторда эшләү белән мавыгып, Нурулла тракторчылар әзерләү училищесына укырга китә. Урта белемне шунда ук алган. Туган авылына тракторчы булып кайта. Аннары Нурулланы язмыш сукмаклары ераграк алып китә. Башта ул Муром-Ленинград тимер юлының икенче чиратын төзүдә катнаша. 1931-1933 елларда ачылган Беломорканал тимер юлында (Ак диңгезне Балтик диңгезе белән тоташтыра) ремонт эшләрендә катнаша.
18 яшендә Нурулла Бөек Ватан сугышы башлануы турында Карелиядә тимер юл төзелешендә эшләгәндә ишетә. 1942 елның 13 апрелендә Архангельск өлкәсенең Исакогорск хәрби комиссариатыннан армиягә алына.… 1948 елда күкрәгенә орден һәм медальләр тотып әтисе һәм әнисе янына кайта. Бу вакытта аның әтисе Гыйззәтулла Явлаштауда яши һәм урманчы булып эшли. Бер атнадан егет әтисендә эшли башлый. Нурулла гомерен урманны саклауга багышлаган. Әгәр Гыйззәтулла- аның атасы, урман эшенә 20 ел биргән булса, Нурулла үзе 41 ел урман эшендә хезмәт итә! Әлеге тырыш һәм эш сөючән шәхес турында Саба урман хуҗалыгы тарихы музее базасында музей активистлары белән очрашу үткәрелде.
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе профессор Альберт Борханов тарафыннан оештырылган X Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы үткәрелде. Шул исәптән, Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышында әлеге форумда катнашып, чыгыш ясаган туган якны өйрәнүче Сафин Илдар Фатхулла улы очрашуда булган күңелле мизгелләр, вакыйгалар, яңалыклар белән уртаклашты
Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре якташыбыз, шагыйрь Зөфәр Шәйхетдиновның өендә булып, аның тормыш иптәше Физия Корбан кызы белән очраштылар. Шагыйрьнең тормыш юлы, ижаты, шәхси китапханәсе белән таныштылар. Физия Корбан кызы исә якташыбызның күп кенә истәлекле фото, авторның кулъязмаларын, шәхси әйберләрен музейга тапшырды.
Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Казан шәһәренең экскурсоводлары өчен район буенча туристик маршрут оештырды. Экскурсоводлар командасы районыбызның матурлыгына, чисталыгына һәм төзеклегенә сокландылар. Экскурсия ахырында рәхмәтләрен җиткерделәр һәм кызыклы эчтәлекле юнәлеш - Саба районы турында барлык туристларга да сөйләячәкләрен әйттеләр!
30 сентябрь - Россия белән яңа төбәкләрне яңадан берләштерү көне. 26 сентябрьдә Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәре “Болар барысы да - Россия!” темасына 7 сыйныф укучылары өчен акция оештырды. Аның барышында укучылар бу кушылуның нинди сәбәпләр аркасында булуын белделәр, референдум, федерация кебек яңа терминнарны ачыкладылар. Алар кушылган җирләрнең - рус җирләре, ә Херсон һәм Запорожье шәһәрләренең Екатерина II тарафыннан 1778 елда Россиядә кораблар төзү үзәкләре буларак төзелүе, соңрак Луганск һәм Донецк шәһәрләрен барлыкка килүе турында мәгълүмат ишеттеләр. Бу регионнарда яшәүчеләр үзләренең яңадан зур илнең бер өлеше булу теләген белдереп, моның өчен халыкара хокук нигезендә тавыш бирделәр һәм Россия аларның үтенечен кабул итте. Чара ахырында укучылар истәлекле буклетлар алдылар.
Музейларда мастер-классларда булу үз теләкләреңне тормышка ашырырга уникаль мөмкинлек бирә. Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Көзге матурлык» дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде. Көз төсе-ул хәтта бер төс тә түгел, ә сүзләр белән тасвирлап булмый торган тулы бер палитра. Көзге агачларны һәм үләннәрне буяган гаҗәеп буяулар үзенә бертөрле сөйкемлелек бирә торган күпсанлы төсмерләрне үз эченә ала. Чара барышында катнашучылар чәчәкләрдән һәм яфраклардан көзге композиция ясадылар. Һәр катнашучы табигый материалдан пөхтә һәм эчтәлекле панно ясадылар. Тырышлык һәм фантазия нәтиҗәсендә искиткеч эшләр килеп чыкты, аларны якыннарыңа, туганнарыңа һәм танышларыңа бүләк итеп бирү күңелле булачак.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Пушкин картасы проекты белән агач эшләнмәләре буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер класста 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар барлык фантазияләрен җигеп агач эшләнмәләренә төрле бизәкләр тошерделәр. Татар халкының милли орнаментлары, бизәкләре турында күп мәгълүматлар ишеттеләр.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Актаныш районыннан килгән кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Кунаклар музейдагы экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Аеруча 19 гасыр ахыры 20 гасыр башына караган хатын-кыз, ир-ат киемнәренең тегелеше, формасы аларны җәлеп итте.
5 сентябрь көнне Саба районы музейлар системасы хезмәткәрләре Сатыш авылы өлкәннәре белән Арча районына сәяхәт кылдылар.Сәяхәтебез педагогик көллияттә урнашкан "Әлифба" музееннан башланды. Анда без дөньяның төрле илләреннән килгән 166 әлифба китаплары һәм аларны язучы Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия. Валитоваларның тормыш юллары белән таныштылар. Юлларын дәвам итеп Г. Тукай исемендәге рухи- мәгърифәт узәгенә килделәр. Узәкнең эшчәнлеге белән таныштылар. Г. Курсави, Г.Камал, М.Мәһдиев музейларында булып, куп кенә мәгълумәтләр алдык. Сәяхәтебезнең ахырында "Казан арты" тарих-этнография музеенда булып Арча тарихы белән танышып, музей хезмәткәрләре, тарих сөючеләр белән әңгәмә корып, тәжрибә уртаклаштылар.