ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Хәзерге дөньяда террорчылык кешелек иминлегенә иң җитди куркыныч янауларның берсе булып тора. Глобальләшү һәм технологияләрнең тиз үсеше шартларында террорчылык оешмалары үз методларында торган саен камилләшә бара. Шуңа бәйле рәвештә яшьләргә әлеге проблема турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән агарту чаралары уздыру мөһим. "Киләчәк террорчылыктан башка, террорчылык киләчәктән башка". Әлеге чара Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балаларга террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләрен һәм максатларын, шулай ук гражданлык уяулыгының мөһимлеген аңларга ярдәм итү максатында үткәрелде.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кышкы каникуллар вакытында да “Туган ягыбызның тарихи һәм истәлекле урыннары” туристик маршруты буенча экскурсияләр оештырылды. Районыбыз кунаклары  Лесхоз бистәсендә урнашкан урман хуҗалыгы тарихы музее, Сатыш авылындагы музей мәдрәсә һәм “Сабантуй” ат спорты комплексы маршруты буенча сәяхәт кылдылар. Сабабызның Яңа елга бизәлешен тамаша кылдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен Россиядә Ватан Геройлары көненә багышланган презентация күрсәтелде. Бу көнне Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий Ордены һәм Дан Ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Бу бәйрәмдә ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә алу гына түгел, ә хәзерге вакытта  илебездә яшәүче  геройлар да  искә алына, хөрмәт ителә. 9 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. Иске стиль буенча, 1917 елга кадәр 9 декабрьдә Георгий кавалерларының хезмәтләрен хөрмәтләүгә багышланган бәйрәм көне булдырылган. Музей хезмәткәре балаларны Ватан Геройлары көненең тарихы белән таныштырды, Бөек Ватан сугышы геройлары, Әфганстан каһарманнары, махсус операция геройлары һәм бугенге көндә исән-сау булган  геройларның тормышы  турында сөйләде.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

13
декабрь, 2024 ел
җомга

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Агачка бизәк төшерү - агач белән эшләгәндә иң мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе. Мастер-класс - һәркем өчен иҗатта үз-үзен сынап карау өчен уникаль мөмкинлек. Монда катнашучылар иҗат һәм традицияләр турында белемнәрен киңәйтәләр, бизәкләр төшерү техникасы белән танышалар. Алга таба агач эшләнмәләрне бизәкләүнең  мавыктыргыч процессына керешәләр. Катнашучылар агач эшләнмәләр сайлый, композиция һәм эш темасын уйлап таба. Аннары агачка буяу ясау принциплары белән танышалар: фонлы буяу катламы ясыйлар, бизәкләрне нечкәрәк детальләр белән тулыландыралар. 21 нче ноябрьдә Сатыш авылы мәдрәсә музеенда  Әниләр көне уңаеннан «Әниемә бүләк» мастер классы оештырылды. Үз балалары белән мастер класста катнашучылар, тату һәм иҗади атмосферага чумып, агач эшләнмәләрдә рәсемнәр ясадылар. Алар барысы да мастер класстан канәгать калдылар.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, бәйрәм көн уңаеннан бу хезмәтләре әниләрен сөендерергә бик матур бүләк булды.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Каникул чорына укучылар өчен аерым маршуртлар төзелеп,  Саба, Теләче, Кукмара районы мәгариф оешмаларына тәкъдим ителде. 28 октябрь көнне Килдебәк урта мәктәбе укучылары өчен «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча шундый беренче экскурсия оештырылды.

Репрессияләр-илебез һәм авылыбыз тарихы елъязмасының иң фаҗигале битләреннән берсе. Ачлык, газап миллионлаган Россия гражданнарына кичерергә туры килде. Күп кенә гаиләләргә кагылган ул чор вакыйгалары хәтердә гомер буе сакланып калган. Әлеге көн уңаеннан район туган якны өйрәнү музеенда «Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне» темасына «Туган якны өйрәнүчеләр» клубының чираттагы утырышы үткәрелде. Клубта катнашучылар районның репрессияләнгән шәхесләрен искә төшерделәр, аларның тормышларын газета битләреннән җентекләбрәк белделәр.


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар.   Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шулай ук әлеге савытның көндәлек тормышта куллану өчен дә кирәк булуын искәрттеләр.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Марий Эл һәм Яшел Үзән районыннан килгән кунаклар Саба районы туристлык маршруты буенча экскурсиядә булдылар. Алар Сабабызның матурлыгы, чисталыгы, төзеклегенә сокландылар һәм жәй көне кабат киләчәкләрен әйттеләр.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International