Рамазан ае уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда Саба җәмигъ мәчетенә дин сабаклары алырга йөрүче мөслимәләр белән Ислам һәм татар дөньясында хатын-кыз дигән темага очрашу-әңгәмә үтте. Хатын-кызның тормышта, диндәге роле, гаилә тәрбиясендә тоткан урыны турында фикер алыштылар.
Татар-мөселманнарның үзенә күрә уникаль иҗтимагый институты бар, ул тарих дәвамында динне саклап калырга гына түгел, аны яшь буынга тапшырырга да ярдәм иткән, шуның белән Исламда югары бәяләнгән белем бирү процессын дәвам иткән. Сүз ислам динен саклаган, аны буыннан-буынга тапшырган, яшь кызларны татар һәм гарәп телләренә өйрәткән, намаз укырга һәм шәригать нормаларын үтәргә өйрәткән хатын-кызлар турында бара. Татарлар арасында андый хатын-кызлар аз булмаган: алар мәдрәсә ачканнар, яшьләр арасында белем таратуны яклаганнар, булачак мөгаллимнәрне укытканнар һәм тәрбияләгәннәр. Татарлар, ислам дөньясында тирән эз калдырган әлеге тарихи шәхесләр дә барланды.
2025 елның 19 февраленнән Саба туган якны өйрәнү музее яңа бинага күчеп, үзенең эшчәнлеген яңа форматта башлап җибәрде. Бирегә килеп сез районыбызның үткәнен, бүгенгесен күреп, киләчәгенә сәяхәт кыла аласыз. Тарихыбызны яңа компюетр технологияләре, заманча күзлектән күрер, өйрәнер өчен музеебызга рәхим итегез!
Экскурсовод белән күзәтү экскурсиясе (5D кинотеатр һәм иммерсив бүлмә)-300 сум.
Индивидуаль экскурсия - 200 сум.
(Түләү ысуллары: банк картасы, Пушкин картасы)
Экскурсияләр үткәрү вакыты:
ДШ – ҖМ: 9:00, 10:30, 12:00, 14:00, 15:30, 17:00
ШМ: 9:00, 10:30, 12:00, 14:00
АЛДАН ЯЗЫЛУ БУЕНЧА
Тел:8(84362) 2-55-00
Адрес: ТР, Саба районы, Байлар Сабасы, З. Йосыпов ур., 30 нчы йорт.
Саба туган якны өйрәнү музеена, безнең чакыруыбызны кабул итеп, якташыбыз, Бөек Ватан сугышында Дан орденының тулы кавалеры булган Килдебәк авылы егете Корбангали Тимергалиевның оныклары, туганнары кайтты. Алай гына да түгел, безнең музей фондына күп кенә кыйммәтле экспонатлар алып кайттылар һәм бүләк иттеләр.
Февраль ае хәрби-патриотик ай, Батырлык ае буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән очрашу үткәрелде.
Ветераннарыбыз өчен Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган махсус күргәзмә белән танышу, музей буйлап сәяхәт үткәрелде. Бөек Ватан, Әфганстан сугашларына багышланган экспозицияләргә аерым тукталып, видеоязмалар каралды, яу кырында ятып калган батыр сугышчыларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Очрашу түгәрәк өстәл артында сугыш хәтирәләрен, ветераннарыбызның музейга тапшырырлык шәхси атрибутларын барлау белән дәвам итте. Әфганчылар Советы рәисе Илшат Зиннур улы Ахметшин үзенең сугыш юлын үткән шәхси әйберләрен музеебызга тапшырды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда узган «Кышкы кошлар» мастер - классында гадәти булмаган формада көн үткәрергә мөмкин иде. Чарада катнашучыларның, кышкы кошлар образы белән рухланып, үз картиналарын булдыру мөмкинлеге булды. Дәрес, кошлар турында мәгълүмат һәм аларны классификацияләүдән башланды. Балалар музей экспозицияләре буйлап йөрделәр, истәлекле фотолар ясадылар һәм иҗат өстәле артында ял иттеләр. Мастер класста һәр катнашучыга пластилин белән иллюстрацияләү өчен рәсемнәр сайларга тәкъдим иттеләр - бу кышлаучы теләсә нинди кошлар сурәте булырга мөмкин иде. Мастер - класс пластилин белән рәсем ясауда беренче адымнарны ясаучылар өчен дә, тәҗрибәле һәвәскәрләр өчен дә көченнән килгәнчә булды.
Бүген районыбызда шатлыклы, әһәмиятле һәм тарихи вакыйга - Сабабызда 1993 елдан бирле эшләп килүче Туган якны өйрәнү музее бүген яңа бинага күчеп, үзенең яңа тарихын башлый. Үткәнен саклап, бүгенгесен барлап, киләчәгенә якты заманча караш ташлап, кунаклары өчен бүген тәүге кабат ишекләрен ача!
Саба туган якны өйрәнү музее – Россиядә иң гадәти булмаган музей. Биредә безнең районда яшәгән, хәзерге вакытта яшәүче һәм яшәячәк кешеләр тарихы урын алды. Ул барлык музейлар үсешенең заманча тенденцияләренә туры китереп эшләнелде. Яңа экспозиция нигезенә музейда электән үк булган экспонатлар белән бергә, яңалары да куелды. Үзенең составында балалар өчен рекреацион – уен зонасы, төрле чаралар үткәрү өчен күпфункцияле бүлмә, Сабаның киләчәгенә очу өчен 5d кинотеатр залы да бар. Шулай ук заманча музей технологияләре – компьютер һәм мультимедия технологияләре, интерактив җайланмалар да киң файдаланылган.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан музеебызда бик эчтәлекле, экспонатларга бай вакытлыча күргәзмә дә эшли.
Музеебыз балалар өчен менә дигән тарихны өйрәнү, патриотик тәрбия алу урыны булса, өлкәннәребезгә үткәннәргә кайту, хәтер төпкелендә яткан мизгелләрне кабат яңарту урыны булып торачак. Гаилә белән үзенең ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә теләүчеләргә, читтән килгән районыбыз кунаклары өчен дә кызыклы булачак.
Россиядә 27 гыйнварда хәрби дан көне – Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне (1944 ел) билгеләп үтелә. Блокада 872 көн дәвам итә – 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр. Бу вакыт эчендә Ленинградка 150 меңнән артык авыр артиллерия снаряды һәм 70 меңнән артык бомба ташланган. Шәһәрдә 526 мәктәп һәм балалар бакчасы, 21 фәнни учреждение һәм 840 завод җимерелә. Блокадада кешеләр өчен иң куркыныч нәрсә булды? Хәлне 1941-1942 елларның кырыс кышы, су һәм җылылык булмау начарайтты. Әмма Ленинград өчен иң куркыныч сынау ачлык булды. Төрле бәяләүләр буенча, блокада елларында 600 меңнән 1,5 миллионга кадәр кеше һәлак булган. Аларның 3% ы гына бомба төшү һәм артобстреллар нәтиҗәсендә үлгән, калганнары ачлыктан үлгән. Бу тарихи фактлар турында Саба урман хуҗалыгы тарихы музее базасында узган «Ленинград батырлыгын хәтерлибез...» мәгълүмати сәгатендә белергә мөмкин иде. Катнашучылар "Блокада икмәге" нең нинди ингредиентлардан һәм ничек ясалганын күрделәр, тагын безнең заманда пешерелә торган чын икмәкне татып карадылар. Икмәкнең бу ике төрен чагыштырып, катнашучылар ул вакытта олыларның һәм балаларның нинди шартларда исән калуларын аңладылар.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Сөйкемле болан баласы» дип исемләнгән мастер-классы үткәрелде. Әлеге чара урта сыйныф укучылары өчен кызыклы булды. Башта балаларны урманнарыбызның хайваннар дөньясы белән таныштырдык, аннары аларның иң нәфисенә – боланнарга тукталдык. Болан бит балалар симпатиясен уята торган әкияти һәм Яңа ел персонажларының берсе булып тора. Эшләнмәләр өчен без иң гадәти материалларны кулландык: тартмалардан картон, джут бау һәм клей пистолет.
Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шулай ук әлеге савытның көндәлек тормышта куллану өчен дә кирәк булуын искәрттеләр.
Гыйнварның барлык хәрби-тарихи даталары арасында иң фаҗигале һәм истәлекле датасы - 1945 елның 27 гыйнвары, ул вакытта Совет гаскәрләре Освенцим (Аушвиц) концлагерен азат иткән — Алман үлем лагерьлары комплексы, алар территориясендә 1941-1945 елларда газ камераларында һәм крематорийларда берничә миллион кеше юк ителгән. Освенцим - Холокост символы. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында яһүд халкын фашистлар тарафыннан күпләп юк итү; дөнья тарихының иң кешелексез драмаларының берсе булган урын. 2006 елдан, БМО Генераль Ассамблеясе карары белән, бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде. Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда узган «Холокост - дөнья фаҗигасе..» мәгълүмат сәгате шушы датага багышланган. Музей хезмәткәрләре укучылар өчен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган тарихи мәгълүмат блогын әзерләделәр. Ул Гитлер режимының барлыкка килүе, яһүд геноциды һәм үз гомерләрен куркыныч астына куеп, яһүдләрне үлемнән коткарган тәкъвалар турында сөйли.