«Кышкы кошлар» - мастер-класс

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда узган «Кышкы кошлар» мастер - классында гадәти булмаган формада көн үткәрергә мөмкин иде. Чарада катнашучыларның,  кышкы кошлар образы белән рухланып, үз картиналарын булдыру мөмкинлеге булды. Дәрес,  кошлар турында мәгълүмат һәм аларны классификацияләүдән башланды. Балалар музей экспозицияләре буйлап йөрделәр, истәлекле фотолар ясадылар һәм иҗат өстәле артында ял иттеләр. Мастер класста һәр катнашучыга пластилин белән иллюстрацияләү өчен рәсемнәр сайларга тәкъдим иттеләр - бу кышлаучы теләсә нинди кошлар сурәте булырга мөмкин иде. Мастер - класс пластилин белән рәсем ясауда беренче адымнарны ясаучылар өчен дә, тәҗрибәле һәвәскәрләр өчен дә көченнән килгәнчә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International