ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кышкы каникуллар вакытында да “Туган ягыбызның тарихи һәм истәлекле урыннары” туристик маршруты буенча экскурсияләр оештырылды. Районыбыз кунаклары  Лесхоз бистәсендә урнашкан урман хуҗалыгы тарихы музее, Сатыш авылындагы музей мәдрәсә һәм “Сабантуй” ат спорты комплексы маршруты буенча сәяхәт кылдылар. Сабабызның Яңа елга бизәлешен тамаша кылдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13
декабрь, 2024 ел
җомга

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28
август, 2024 ел
чәршәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районы "Ак калфак" җәмгыяте вәкилләре кунак булды. Алар урманчыларыбызның урман хуҗалыгын алып бару, илнең яшел алтынын саклау һәм арттыру өлкәсендәге казанышларына, халкыбызның тормыш-көнкүрешенә чын күңелдән сокландылар, ә экскурсиядән соң кунаклар теләкләр китабында истәлекле язмалар калдырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

7
август, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр " клубының чираттагы утырышы оештырылды. Очрашуда катнашучыларга тарихи биналар, зур әһәмияткә ия урыннар турында сөйләнелде.Чишмәләр, һәйкәлләр һәм архитектура корылмалары районыбыз турында йөзләгән риваятьләр саклый. Катнашучылар авылларның исемнәре барлыкка килү сәбәпләре турында фикер алыштылар. Саба районы 1930 елда оешкан, әмма аның территориясендә алты гасыр элек үк торак урыннары булганы билгеле. Район үзәге - Байлар Сабасы авылы-иң борынгылардан берсе, аның турында беренче тапкыр XIV гасырда искә алына. Иң беренче торак урыннар, кагыйдә буларак, елга буйларында урнашкан һәм аларны үтеп булмаслык, кара урманнар уратып алган. Хәзер дә районның шактый территориясен урманнар алып тора.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган истәлекле акциядә катнашты. Кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлегенә багышланган әлеге чара, акция символлары булган ак шарлар һәм кәгазь күгәрченнәр ярдәмендә уздырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Террор – ул кешеләр группасына оешкан, үз максатларын кешеләрне җәзалау аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар кеше күп җыелган урыннарда шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр. Бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була.  Аңа каршы нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Бу сорауга карата Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Терроризмга каршы” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар үз тормышларына куркыныч янаганда, чишү юлларын табу турында да фикер алыштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия көне-Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме, ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип атала иде. Бүген Россия көне патриотик төсмерләр ала һәм Россия халкының милли бердәмлеге һәм илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык символына әверелә. Бу бәйрәм  илдә иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Шушы көн уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «Россия көне» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар әлеге бәйрәмнең тарихы турында белделәр,үзләренең кызыксындырган сорауларнына җавап алдылар

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «А.С. Пушкин - бөек рус шагыйре» дип исемләнгән кызыклы лекция үткәрделәр. А.С. Пушкин безне гомер буе озата бара. Бөек рус шагыйре белән бәйле урыннар илебездә байтак. Ул Казанда да бар. Бөек шагыйрьнең эзләрен чал Казан һаман кадерләп саклый. Ул тукталган йортка истәлек тактасы куелган. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янына һәйкәл урнаштырылган. Казан шәһәренең үзәк урамнарының берсе шагыйрь исемен йөртә. Һәрберебез А.С. Пушкин әкиятләрен белә һәм ярата. Аның әсәрләре гаҗәеп хыялга, яхшылыкка, матурлыкка, гүзәллеккә, юмор хисенә бай.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International