ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Саба районының Йосыф Алан авылыннан яшь кунаклар килде. Музей территориясенә кергәндә үк, балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул бик дәрәҗәле, истәлекле бүләк булып тора. Аннары аларны музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Ул аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихын өйрәнергә дәртләндереп җибәрде. Соңыннан алар экскурсияне бик ошатуларын әйтеп, рәхмәтләрен белдереп туристик маршрутның икенче ноктасына юнәлделәр.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Мамадыш районыннан Кама урман сәнәгате хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр килде. Экскурсия барышында алар бик кызыксынып авыл өе почмагын карап, үзләренең балачагын искә төшерделәр. Алар үскән чорда әби-бабалары бу көнкүреш әйберләрен кулланганнарын искә алып, хәтирәләре белән бүлештеләр. Шулай ук, витраждагы, күмер белән йөргән беренче йөк автомобиленең сурәте, зур кызыксыну уятты.


13
август, 2024 ел
сишәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда мәдрәсәнең соңгы мөдәррисе, мәчетнең имам-хатыйбы Габрахман хәзрәтнең оныклары һәрчак көтеп алынган кунак. Бүген 10 август көнне дә алар музейда кунак булдылар. Хәзрәтнең оныгы Илдус абый балаларын, оныкларын авыл, мәдрәсә тарихы белән таныштыру максатыннан алып килгән иде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты. Илдус абый музейга  Габдрахман хәзрәтнең нәсел шәҗәрәсен, Кәмәрия абыстайның сакланып калган әйберләрен, фотографияләрен бүләк итеп тапшырды, хәтерләрендә сакланган истәлекләре белән бүлеште.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

В музее истории Сабинского лесного хозяйства для юных посетителей было проведено творческое занятие, мастер-класс «Волшебный пластилин». Целью  работы данного занятия являлось как организация дневной занятости детей в каникулярное время, так и развитие у них  моторики движений, речи, формирование эстетического вкуса, привитие усидчивости, аккуратности и ответственности.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

9
август, 2024 ел
җомга

Сатыш элек-электән һөнәрле авыл булган. Авыл оешкан елларда ук умартачылар булган. Умарта оялары булмаган, урмандагы агач куышлыгыннан бал җыйганнар. Төп һөнәрчеләр тегүчеләр, сагыз кайнатучылар булган. Тегүчеләр көзге кыр эшләре беткәч, төрле якларга тегү тегәргә чыгып киткәннәр, яз җиткәч кире авылга кайтканнар. Соңрак авылда " Дружба" тегү артеле оешкан. Анда  солдатлар өчен киемнәр теккәннәр. Сугыш елларында ул тулысынча фронт заказларын үтәгән. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда үткәрелгән "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышында авылда яшәгән һөнәрчеләр, тегү артеле тарихы барланды.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

8
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Оет авылыннан , "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак килде. Алар өчен музей буенча экскурсия оештырылды, кунаклар урманчылыкның барлыкка килү һәм үсеш тарихын, урман тармагы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында мәгълүмат тупладылар.

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.  Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.


7
август, 2024 ел
чәршәмбе

Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена Мәскәү шәһәреннән кунаклар килде. Аларга музей буенча эчтәлекле, мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Кунаклар мәдрәсә бинасының макеты, шулай ук бай тарихка ия булган кайбер экспонатлар белән сокландылар.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәре Кукмара районында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең күчмә сессиясендә катнашты. Гаилә кеше тормышында бик мөһим роль уйный. Нәкъ менә гаилә- мораль, рухи кыйммәтләргә өйрәтә, дөрес тормыш рәвешен алып барырга, тиешле  һөнәр сайларга ярдәм итә.

Тэги: Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

Бүген Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр " клубының чираттагы утырышы оештырылды. Очрашуда катнашучыларга тарихи биналар, зур әһәмияткә ия урыннар турында сөйләнелде.Чишмәләр, һәйкәлләр һәм архитектура корылмалары районыбыз турында йөзләгән риваятьләр саклый. Катнашучылар авылларның исемнәре барлыкка килү сәбәпләре турында фикер алыштылар. Саба районы 1930 елда оешкан, әмма аның территориясендә алты гасыр элек үк торак урыннары булганы билгеле. Район үзәге - Байлар Сабасы авылы-иң борынгылардан берсе, аның турында беренче тапкыр XIV гасырда искә алына. Иң беренче торак урыннар, кагыйдә буларак, елга буйларында урнашкан һәм аларны үтеп булмаслык, кара урманнар уратып алган. Хәзер дә районның шактый территориясен урманнар алып тора.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International