Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Өч Нарат һәм Иске Икшермә авылларыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды. Алар өчен күңелле экскурсия үткәрелде, катнашучылар үзләре кызыксындырган сорауларны бирделәр, экспонатлар тарихы белән якыннанрак таныштылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, мультимедиа җайланмаларын, яктырту приборларын көйләү, шулай ук гидравлика җайланмасын урнаштыру эшләре алып барыла.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, мультимедиа җайланмаларын, яктырту приборларын көйләү, экспозиция модульләрен җыю эшләре алып барыла.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Иштуган авылыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, мультимедиа җайланмаларын, яктырту приборларын көйләү эшләре алып барыла.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Ике басу Арташ һәм Сабабаш авылларыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау һәм музеефикация эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган истәлекле акциядә катнашты. Кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлегенә багышланган әлеге чара, акция символлары булган ак шарлар һәм кәгазь күгәрченнәр ярдәмендә уздырылды.
Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый.
Шуңа күрә өлкәннәрнең бурычы - табигатьне саклау гына түгел, аны яклау, аңа ярдәм итү. Балаларга да кече яшьтән шушы язылмаган кагыйдәләрне аңлатырга, үзебезнең эш-гамәлләребез аша күрсәтергә кирәк. Шул максатттан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Серле табигать” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Балалар файдалы үләннәр һәм безнең якта үсүче һәм яшәүче тереклек белән таныштылар. Табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре өлкән буын вәкилләре белән актив эш алып баралар. Шуңа бәйле рәвештә музейда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Торна - озын гомер символы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Оригами техникасы буенча кәгазь торналар ясалды. Өлкәннәр өчен мондый чаралар яшәешнең күңелле мизгелләрен тагын да арттыру өчен юнәлдерелгән. Музейда оештырылган әлеге очрашулар һәрвакыт уңайлы шартларда уза. Мондый чаралар яшьлек хатирәләрен искә төшерү белән үрелеп барыла.