ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Террор – ул кешеләр группасына оешкан, үз максатларын кешеләрне җәзалау аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар кеше күп җыелган урыннарда шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр. Бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була.  Аңа каршы нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Бу сорауга карата Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Терроризмга каршы” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар үз тормышларына куркыныч янаганда, чишү юлларын табу турында да фикер алыштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Республикабыз юлларында автотранспорт саны арту, аларның тизлек ритмы үзгәрү, юл хәрәкәтенең көннән-көн арта баруы юл- транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын көчәйтә. Кызганычка каршы, бу проблема балаларны да читләтеп үтми. Балаларыбызны юлда бәла – казалардан саклау өчен  өлкәннәрдән - балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча җитди һәм дәвамлы эш сорала. Ә бу әһәмиятле эшне исә кече яшьтән үк башлау таләп ителә.Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Аларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне  әти-әниләр белән бергә оештыру максатыннан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “ Юл йөрү кагыйдәләрен беләсенме?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

 

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен “Наркомания: белергә, ялгышмаска!»  дип аталган әңгәмә оештырдылар. Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләсе бик актуальләшә. Хәзерге вакытта барлык үсеш алган илләрдә теге яки бу зарарлы гадәтләргә бәйле кагыйдәләр киң таралган. Шуңа күрә яшь буын өчен сәламәт яшәү рәвешен  аңлап сайлау аеруча мөһим. Әңгәмә барышында урман музее хезмәткәрләре үсеп килүче буынга наркотикларның нәрсә икәнен һәм нинди йогынты ясавын, шулай ук наркотикларның кешенең тормышына ничек тәэсир итүен сөйләделәр


13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия көне-Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме, ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип атала иде. Бүген Россия көне патриотик төсмерләр ала һәм Россия халкының милли бердәмлеге һәм илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык символына әверелә. Бу бәйрәм  илдә иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Шушы көн уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «Россия көне» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар әлеге бәйрәмнең тарихы турында белделәр,үзләренең кызыксындырган сорауларнына җавап алдылар

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «А.С. Пушкин - бөек рус шагыйре» дип исемләнгән кызыклы лекция үткәрделәр. А.С. Пушкин безне гомер буе озата бара. Бөек рус шагыйре белән бәйле урыннар илебездә байтак. Ул Казанда да бар. Бөек шагыйрьнең эзләрен чал Казан һаман кадерләп саклый. Ул тукталган йортка истәлек тактасы куелган. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янына һәйкәл урнаштырылган. Казан шәһәренең үзәк урамнарының берсе шагыйрь исемен йөртә. Һәрберебез А.С. Пушкин әкиятләрен белә һәм ярата. Аның әсәрләре гаҗәеп хыялга, яхшылыкка, матурлыкка, гүзәллеккә, юмор хисенә бай.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24
май, 2024 ел
җомга

Саба туган якны өйрәнү музеенда “Китапчы галим – Әбрар Каримуллин” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Ул - күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Бөек Ватан сугышында катнашып, I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башка күп медальләр белән бүләкләнүче олуг шәхес.Ә.Г. Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында крестьян гаиләсендә туа. Фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлегенә 700гә якын хезмәт керә. Алар арасында татар китабына, татар һәм төрки халыклар тарихына, мәдәнияткә, библиографиягә, этнографиягә һәм башка мәсьәләләргә багышланган китаплар, монографияләр, мәкаләләр, белешмә басмалар бар. Катнашучылар академикның музейга бүләк ителгән шәхси китаплары, язмалары белән якыннанрак таныштылар.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Өлкән буын вәкилләре өчен чираттагы музей дәресе Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда узды.  Утырышта Саба урман хуҗалыгы эмблемасының барлыкка килү тарихы турында фикер алыштылар. Урман хуҗалыгының символы булып урман кошы- ябалак  тора, ул акыл, зирәклек һәм уяулыкны символлаштыра. Ә дәрес ахырында, катнашучылар белән  әлеге чарадагы теманы ныгыту максатыннан, урман хуҗалыгы символы төшерелгән картина ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Ябалак кошы картинасын ясау аппликация техникасы буенча эшләнелде. Катнашучыларга музей дәресен үткәрүнең яңа форматы бик ошады.

Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар.   Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шулай ук әлеге савытның көндәлек тормышта куллану өчен дә кирәк булуын искәрттеләр.

Бүгенгесе көндә мәктәп укучылары космос, йолдызлар, космонавтлар турында күп сораулар бирәләр, чөнки бу тема алар өчен бик тә кызыклы. Кояш, ай, йолдызлар бер үк вакытта бик якын һәм шул ук вакытта бик ерак. Бала үзлегеннән генә кызыксындырган барлык сорауларга җавап таба алмый, бу вакытта өлкәннәрнең ярдәме бик тә әһәмиятле

Нәкъ менә әлеге чаралар балаларга катлаулы материалны үзләштерергә мөмкинлек бирә, шуның белән танып белү процессын кызыклы һәм мавыктыргыч итә. Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балалар өчен авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Космик викторина» узды. Бу чара яшь кунакларга бик ошады. Космос турындагы сораулар галәм турындагы белемнәрне тагын да арттырды, күп кенә кызыклы мәгълүмат тупланылды.


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

10 октябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышы узды. Утырышка Кукмарадан Вәлиев Фәрит, Киров өлкәсенең Пенәгәр авылы имамы Нәжметдинов Зиятдин абыйлар чакырылды. Сөйләшү авылның 1880нче еллардагы метрикаларын барлауга багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International