Саба туган якны өйрәнү музеенда озак еллар музей җитәкчесе булып эшләгән, музейга нигез салган, яшәү дәверендә Саба ягының тарихын, истәлекле урыннарын, хезмәт сөючән, күренекле кешеләрен барлауда күп көч түккән, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен күп кенә мактау грамоталары, медалләр алган шәхесебезне, Сираҗиева Рәйсә Бәдретдин кызын искә алу кичәсе булып узды. Әлеге кичәдә бергә эшләгән музей хезмәткәрләре, укытучылар, аның укучылары, төбәгебез тарихын өйрәнүчеләр, мәдәният бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Фидәил улы да Рәйсә апа Сираҗиеваның күпьеллык иҗади эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, искиткеч бай алдынгы тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Ул калдырган бай мирас безгә бик тә кадерле.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, Саба туган якны өйрәнү хезмәткәрләре Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен агач эшләнмәләренә бизәкләр төшерү буенча мастер-класс үткәрде. Балалар әлеге һөнәр серләренә бик теләп төшенделәр, зур кызыксыну белән катнаштылар. Соңыннан алар өчен музей буйлап сәяхәт оештырылды.
2025 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр Россиядә инвалидлар декадасы уздырыла. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәре Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучыларын “Кояш кызы” Ләйсән Зарипованың тормыш юлы белән таныштырды. Ләйсән өстәл теннисы буенча спорт мастеры һәм дөнья ярышлары призеры.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Семья» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының төп чараларының берсе булып өлкән яшьтәге гражданнарны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, мәдәни ял итү чараларына, иҗади һәм мәгариф проектларына, волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Актив озын гомер» программасын тәкъдим итте. Шушы программаны гамәлгә ашыру максатыннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда агач эшләнмәләре буяу буенча мастер класс оештырылды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда укучылар өчен Пушкин картасы проекты кысаларында «Сөйкемле әнигә бүләк» мастер-классы үткәрелде. Мастер-класс үткәрүгә «Әниләр Көне» бәйрәме сәбәп булды. Аны ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр. Дөньяда иң якын һәм иң яраткан кешеләргә бүләк әзерләү, укучыларга бик күп ләззәт һәм шатлык китерде. Мастер-класс барышында балалар ниндидер матурлык тудырырга, фантазия күрсәтергә, хис-кичерешләрне белдерергә һәм үз хезмәтләренең нәтиҗәсенә шатланырга өйрәнделәр. Үз кулларың белән ясаган бүләктән дә кадерлерәк нәрсә юк! Димәк, бәйрәм көнендә әниләр гаҗәпләнерләр, ә балалар үзләре ясаган бүләкләрне шатланып бирерләр.
Районыбыз символларын саклау – безнең изге бурычыбыз. Саба муниципаль районы Гербы 2005нче елның 14нче нояберендә кабул ителә. Әлеге тарихи вакыйганы истә тотып Саба туган якны өйрәнү музеенда “Мирас” түгәрәгенә йөрүчеләр белән чираттагы утырыш үткәрелде. Чара барышында Татарстан Республикасынын Атказанган укытучысы, Саба ягы төбәген өйрәнүче Сафин Ильдар Фатхулла улы тарафыннан әзерләнгән видеосюжет каралды, шулай ук герб тарихы, символларның кеше тормышында ролен тәфсилләп сөйләде. Катнашучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде, гербның һәрбер элементына аерым басым ясады. Утырышка мәдәният йортында рәссам булып эшләүче Миннерасих Алтынбаев Миннерәшит улы да чакырулы иде. Районның бүгенге гербы расланганчы, районыбыз туграсы ролен ул ясаган эмблема үти. Утырышта әлеге эмблема ясалу тарихы белән уртаклашты.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда музей активистлары утырышы булып узды. Әлеге чара "Керик әле Саба урманнарына..." темасына багышланды. Без урман хуҗалыгы тарихына тирәнрәк кереп, шуның белән музей фондларын яңа мәгълүматлар һәм фактлар белән тулыландыру мөмкинлеге тудырдык. Әлеге тема безнең якның һәр кешесе өчен бик якын. Урман хуҗалыгына нигез салынган елларда, күп актив катнашучыбызларның бик яшь булуга карамастан, һәркем, үзенең урман бистәсе үсеше белән бәйле тарихын җиткереп үтте.
6 ноябрьдә Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә. Бу көн рәсми бәйрәм булып санала һәм 1992 елның 6 ноябрендә Республиканың Төп канунын кабул итү хөрмәтенә билгеләнгән. Әлеге бәйрәм уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «ТР Конституциясе турында гомуми нигезләмәләр» тематик сәгате үткәрелде. Конституция төп закон булып тора. Ул гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели. Аның территориясендә төрле милләт вәкилләре яши, алар бу кануннарны үтәргә тиеш. Бу хакта һәм башка нигезләмәләр турында чарада катнашучылар белән әңгәмә алып барылды.
Халыклар бердәмлеге көне - Россия дәүләт бәйрәме, ул 2005 елдан башлап 4 нче ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу Россиянең күпмилләтле халкы бердәмлегенә багышланган дәүләт бәйрәме. Россия - ул гаять зур һәм күпмилләтле ил, анда төрле мәдәниятләр һәм традицияләр, төрле милләт вәкилләре яши. Халыклар бердәмлеге көненә Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда “Халыклар бердәмлеге көне” темасына мәгълүмати сәгать оештырылды.
30 октябрь көнне Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбе укучылары өчен «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча экскурсия оештырды. Әлеге экскурсия кысаларында укучылар Саба туган якны өйрәнү музеенда булып, анда экскурсиядә, агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класста катнаштылар. Үз куллары белән Саба сувениры иҗат итеп, өйләренә бүләк итеп алып китү мөмкинлеге укучыларга бик ошады. Ахырдан тәмле кайнар чәй һәм “Ямьле Саба” яр буена экскурсия оештырылды.