«Саба районы гербы тарихы» түгәрәк өстәл

2025 елның 14 ноябре, җомга

Районыбыз символларын саклау – безнең изге бурычыбыз. Саба муниципаль районы Гербы 2005нче елның 14нче нояберендә кабул ителә. Әлеге тарихи вакыйганы истә тотып Саба туган якны өйрәнү музеенда “Мирас” түгәрәгенә йөрүчеләр белән чираттагы утырыш үткәрелде. Чара барышында Татарстан Республикасынын Атказанган укытучысы, Саба ягы төбәген өйрәнүче Сафин Ильдар Фатхулла улы тарафыннан әзерләнгән видеосюжет каралды, шулай ук герб тарихы, символларның кеше тормышында ролен тәфсилләп сөйләде. Катнашучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде, гербның һәрбер элементына аерым басым ясады.  Утырышка мәдәният йортында рәссам булып эшләүче Миннерасих Алтынбаев Миннерәшит улы да чакырулы иде. Районның бүгенге гербы расланганчы, районыбыз туграсы ролен ул ясаган эмблема үти. Утырышта әлеге эмблема ясалу тарихы белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International