«Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча экскурсия

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

30 октябрь көнне Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре  Теләче урта мәктәбе укучылары өчен «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча  экскурсия оештырды. Әлеге экскурсия кысаларында укучылар Саба туган якны өйрәнү музеенда булып, анда экскурсиядә, агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класста катнаштылар. Үз куллары белән Саба сувениры иҗат итеп, өйләренә бүләк итеп алып китү мөмкинлеге укучыларга бик ошады. Ахырдан тәмле кайнар чәй һәм “Ямьле Саба” яр буена   экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International