«Табигатьтә кунакта» экологик мәгълүмат сәгате Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Музей хезмәткәрләре балаларга туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында, кешеләрнең элек-электән табигать бүләкләренә сак караулары турында сөйләделәр. Әлеге чараның максаты булып туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра. Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәшне профилактикалау программасын тормышка ашыру кысаларында «Наркомания: белергә, абынмаска!» дип исемләнгән әңгәмә корылды. Музей хезмәткәрләре балаларга наркотикның кешегә нинди йогынты ясавы турында сөйләделәр? Наркотиклар – акыл югалту халәте, ияләшү һәм бәйлелек тудырырга сәләтле матдәләр. Наркоманнар арасында 30 яшькә җитү сирәк күренеш. Организм наркотик матдәләргә никадәр иртәрәк ияләшсә, шулкадәр һәлакәтле йогынты ясаячак. Табиблар фикеренчә, дөньяда наркоманиянең таралуы хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен үткәндәге чума яки холера эпидемиясенә караганда да куркынычрак.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Лесхоз урта мәктәп яны ял һәм хезмәт лагерына йөрүче укучылар өчен “Батырлык сәгате” үткәрелде. Музей хезмәткәре укучыларга махсус хәрби операциянең мөхим булуын азсызыклады. Балаларга патриотизм сүзенең күп кырлы мәгънәсен ачуда ярдәм итте. Алар игътибар белән тыңлап, тынычлыкның никадәр кыйммәт булуын, туган илне һәм якыннарны саклау - бүгенге көндә иң мөхим бурыч икәнен аңлап, узләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда «Мирас» туган якны өйрәнү клубының чираттагы утырышы оештырылды. "Тарих йөзләрдә" тарихи сәгате үткәрелде. Утырыш барышында сугыш елларыннан соң Саба районының җитәкче вазыйфасы затларын искә алдылар. Шулай ук легендар очучы - герой Алексей Маресьев тарихы да күтәрелде.
Агач савыт-сабаларны бизәп ясаган сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшьләр тарафыннан да югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең “Кояшкай” лагерына йөрүче укучылар өчен агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Агачка рәсем ясау матурлыкны тудырырга, аны күрә белергә өйрәтә, кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра. Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балалар өчен «Сөйлә, курыкма!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Тормышта кыенлыклар һәм сораулар күп. Һәр кеше үзенә ярдәм кирәк булган вәзгыятькә эләгергә мөмкин. Бу моментта ишетелү мөһим! Ышаныч телефоны-ул дуслар һәм якыннар белән мөнәсәбәтләр, мәктәп һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында фикер алышу өчен аноним рәвештә, бушлай һәм конфиденциаль рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган хезмәт. РФнең теләсә кайсы торак пунктында стационар һәм кәрәзле телефоннардан шалтырату вакытында балалар һәм аларның ата-аналары ашыгыч психологик ярдәм алырга мөмкин, аны гамәлдәге төбәк хезмәтләре белгечләре күрсәтә.
Танылган татар галиме, китап белгече-библиограф, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның туган көне уңаеннан, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрне ул җирләнгән зиратка алып бару оештырылды. Якташыбызның кабер ташы янында академикның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнелде. Аннан соң, галимнең балачакта уйнап үскән туган йорты янында да әңгәмә корылды. Язучының иҗатына килгәндә, Ә. Кәримуллинның фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлеге 700гә якын. Ул үз эшчәнлегендә академик тикшеренүләр кысалары белән генә чикләнми. Ул республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында бик актив катнашты. Аның республика газета-журналлары битләрендәге эчтәлекле мәкаләләре, радиода, ТВда, студентлар, галимнәр, хезмәт ияләре алдында татар язуы графикасы проблемалары, Татар китабы язмышы, татар теле, Мәдәни мирас мәсьәләләре турында чыгышлары бихисап. Аның публицистик мирасы бүген дә актуальлеген югалтмаган.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда мобилизацияләнгән якташларыбызның балалары өчен «Минем иҗатым» дип аталган мастер-класс узды. Чара башында музей хезмәткәрләре иҗат процессында кирәк булачак материаллар һәм кирәкле инструментлар турында сөйләделәр. Һәр катнашучы әзерлисе эйбернең тематикасын үзе сайлады. Моның белән без балаларга чикләүләрсез фантазияләргә мөмкинлек бирдек. Һәм һәр бала үз хыялын тормышка ашыра алды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена килүчеләр өчен район халкында террорчылыкка каршы аң формалаштыру максатыннан «Террорчылыкка-Юк!» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чара яшь буынга мәгълүмат җиткерү һәм теракт вакытында гамәлләр тәртибе белән танышу өчен хезмәт итәчәк. Чара башында терактларда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннары музей хезмәткәрләре террорга каршы мәгълүмат бирделәр. Үсеп килүче буын игътибарына терактлар турында мәгълүмат, кисәтү чаралары һәм мондый очракларда гамәлләр планы чагылдырылган мәгълүмати рәсемнәр тәкъдим иттеләр. Ә чара азагында әлеге темага багышланган стена газетасы ясалды.