Хәзерге дөньяда террорчылык кешелек иминлегенә иң җитди куркыныч янауларның берсе булып тора. Глобальләшү һәм технологияләрнең тиз үсеше шартларында террорчылык оешмалары үз методларында торган саен камилләшә бара. Шуңа бәйле рәвештә яшьләргә әлеге проблема турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән агарту чаралары уздыру мөһим. "Киләчәк террорчылыктан башка, террорчылык киләчәктән башка". Әлеге чара Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балаларга террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләрен һәм максатларын, шулай ук гражданлык уяулыгының мөһимлеген аңларга ярдәм итү максатында үткәрелде.
Музейларда мастер-классларда булу үз теләкләреңне тормышка ашырырга уникаль мөмкинлек бирә. Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Көзге матурлык» дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде. Көз төсе-ул хәтта бер төс тә түгел, ә сүзләр белән тасвирлап булмый торган тулы бер палитра. Көзге агачларны һәм үләннәрне буяган гаҗәеп буяулар үзенә бертөрле сөйкемлелек бирә торган күпсанлы төсмерләрне үз эченә ала. Чара барышында катнашучылар чәчәкләрдән һәм яфраклардан көзге композиция ясадылар. Һәр катнашучы табигый материалдан пөхтә һәм эчтәлекле панно ясадылар. Тырышлык һәм фантазия нәтиҗәсендә искиткеч эшләр килеп чыкты, аларны якыннарыңа, туганнарыңа һәм танышларыңа бүләк итеп бирү күңелле булачак.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен бистәбезнең истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештырылды. Башлангыч ноктасы билгесез солдат һәйкәле булды, анда Бөек Ватан сугышы һәм туган якларына әйләнеп кайтмаган сугышчыларны искә алынды. Киләсе тукталыш Н.М.Миңнеханов гаиләсе белән яшәгән йорт капкасы янында булды. Аннары РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы хөрмәтенә исемләнгән «Нургали " мәчете капкасы янына бардык. Соңгы тукталыш булып-Әхмәтовлар гаиләсе яшәгән йортның коймасындагы мемориаль такта белән танышу. Бу гаилә татар хылкына күп кенә танылган музыкаль әсәрләр калдырган талантлы композитор Фасил Әхмәтовны бүләк иткән.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Саба районының Йосыф Алан авылыннан яшь кунаклар килде. Музей территориясенә кергәндә үк, балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул бик дәрәҗәле, истәлекле бүләк булып тора. Аннары аларны музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Ул аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихын өйрәнергә дәртләндереп җибәрде. Соңыннан алар экскурсияне бик ошатуларын әйтеп, рәхмәтләрен белдереп туристик маршрутның икенче ноктасына юнәлделәр.
В музее истории Сабинского лесного хозяйства для юных посетителей было проведено творческое занятие, мастер-класс «Волшебный пластилин». Целью работы данного занятия являлось как организация дневной занятости детей в каникулярное время, так и развитие у них моторики движений, речи, формирование эстетического вкуса, привитие усидчивости, аккуратности и ответственности.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәре Кукмара районында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең күчмә сессиясендә катнашты. Гаилә кеше тормышында бик мөһим роль уйный. Нәкъ менә гаилә- мораль, рухи кыйммәтләргә өйрәтә, дөрес тормыш рәвешен алып барырга, тиешле һөнәр сайларга ярдәм итә.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен “Наркомания: белергә, ялгышмаска!» дип аталган әңгәмә оештырдылар. Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләсе бик актуальләшә. Хәзерге вакытта барлык үсеш алган илләрдә теге яки бу зарарлы гадәтләргә бәйле кагыйдәләр киң таралган. Шуңа күрә яшь буын өчен сәламәт яшәү рәвешен аңлап сайлау аеруча мөһим. Әңгәмә барышында урман музее хезмәткәрләре үсеп килүче буынга наркотикларның нәрсә икәнен һәм нинди йогынты ясавын, шулай ук наркотикларның кешенең тормышына ничек тәэсир итүен сөйләделәр