Хәзерге вакытта Казанчы - Бигенәй авылы зиратында яңа буыннар өчен тарихи әһәмияткә ия булган Ишан кабере төрбәсе саклана. Уналты метр чамасы мәйданны биләгән кабер табигый таш койма белән әйләндереп алынган.Ул үзен ислам нигезләрен, шәригать кануннарын яхшы белгән шәхес итеп таныта, аның тагын бер күркәм сыйфаты - ул оста дәвалаучы да була. Вәлиәхмәт Галимов турындагы дан бик тиз бөтен тирә-якка тарала. «Туган якны өйрәнүчеләр» клубында катнашучылар өчен Ишан кабере төрбәсенә экскурсия оештырылды, шулай ук аның тормышы турында да мәгълүмат бирелде.
Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч ишетелә. Өченчеләре җир куеннынан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Чишмәләр - пакълек, чисталык, сафлык билгесе дә. Балаларның игътибарын Байлар Сабасында урнашкан чишмәләр тарихы белән җәлеп итү максатыннан район туган якны өйрәнү музее хезмәткәре экскурсия оештырды. Экскурсия барышында балалар белән чишмәләр янында, чишмәләргә һәм кечкенә елгаларга сакчыл мөнәсәбәт, аларны саклауның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрелде. “Ямьле Саба” яр буенда урнашкан чишмәләрнең тарихын тыңладылар, чишмәдән су эчтеләр, кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук әлеге чара вакытында балалар төрле милли уеннарда да актив катнаштылар.