Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Актаныш районыннан килгән кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Кунаклар музейдагы экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Аеруча 19 гасыр ахыры 20 гасыр башына караган хатын-кыз, ир-ат киемнәренең тегелеше, формасы аларны җәлеп итте.
5 сентябрь көнне Саба районы музейлар системасы хезмәткәрләре Сатыш авылы өлкәннәре белән Арча районына сәяхәт кылдылар.Сәяхәтебез педагогик көллияттә урнашкан "Әлифба" музееннан башланды. Анда без дөньяның төрле илләреннән килгән 166 әлифба китаплары һәм аларны язучы Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия. Валитоваларның тормыш юллары белән таныштылар. Юлларын дәвам итеп Г. Тукай исемендәге рухи- мәгърифәт узәгенә килделәр. Узәкнең эшчәнлеге белән таныштылар. Г. Курсави, Г.Камал, М.Мәһдиев музейларында булып, куп кенә мәгълумәтләр алдык. Сәяхәтебезнең ахырында "Казан арты" тарих-этнография музеенда булып Арча тарихы белән танышып, музей хезмәткәрләре, тарих сөючеләр белән әңгәмә корып, тәжрибә уртаклаштылар.
Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.
Сатыш элек-электән һөнәрле авыл булган. Авыл оешкан елларда ук умартачылар булган. Умарта оялары булмаган, урмандагы агач куышлыгыннан бал җыйганнар. Төп һөнәрчеләр тегүчеләр, сагыз кайнатучылар булган. Тегүчеләр көзге кыр эшләре беткәч, төрле якларга тегү тегәргә чыгып киткәннәр, яз җиткәч кире авылга кайтканнар. Соңрак авылда " Дружба" тегү артеле оешкан. Анда солдатлар өчен киемнәр теккәннәр. Сугыш елларында ул тулысынча фронт заказларын үтәгән. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда үткәрелгән "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышында авылда яшәгән һөнәрчеләр, тегү артеле тарихы барланды.
10 октябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышы узды. Утырышка Кукмарадан Вәлиев Фәрит, Киров өлкәсенең Пенәгәр авылы имамы Нәжметдинов Зиятдин абыйлар чакырылды. Сөйләшү авылның 1880нче еллардагы метрикаларын барлауга багышланды.
Сугыш алды елларындагы авырлыклардан авылдашларыбыз төрле якларга китеп котылырга һәм яңа, ят җирләрдә бәхет табарга тырышып карыйлар. Ләкин бу күченүләрнең берсе дә җиңеллек китерми. Алар кире Сатышка кайталар яки мең михнәтләр күреп, ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калалар. Авыл кешеләре Сахалинга, Финляндиягә, Донбасс шахталарына, Оренбург якларына, Бурят- Монголия тауларына, урманнарында китеп урнашалар. 21 сентябрь көнне үткәрелгән " Туган якны өйрәнүчеләр " клубы утырышында Оренбург якларына китеп урнашкан авылдашларыбыз барланды.
17 август көнне мәдрәсә музейда үткәрелгән "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышының чираттагысы авыл тарихын барлауга багышланган иде.
Сатыш мәдрәсә музее Казан шәһәреннән кунаклар кабул итте