Җиңү бәйрәме алдыннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Җиңү тамгасы» дигән мастер-класс үткәрделәр. Бу тамга - рус сугышчысының сугыш кырларындагы батырлыгын күрсәтүче күп гасырлык символ. Шуның белән без ветераннарга хөрмәтебезне, сугыш кырында һәлак булганнарны искә алуыбызны һәм фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге чара безгә хезмәт культурасын формалаштырырга ярдәм итәчәк пөхтә булырга, материалны сакчыл һәм экономияле куллана белергә, сәнгатькә кызыксыну уятырга, мөстәкыйльлек, сабырлык һәм тырышлык тәрбияләргә өйрәтергә. Бу тамганың нигезендә Георгий тасмасы кулланылды. Ул бит Җиңү көне бәйрәме символы, Бөек Ватан сугышында җиңгән кешеләргә хөрмәт, һәлак булганнарны хөрмәт итү символы.