ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар.   Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шулай ук әлеге савытның көндәлек тормышта куллану өчен дә кирәк булуын искәрттеләр.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, бәйрәм көн уңаеннан бу хезмәтләре әниләрен сөендерергә бик матур бүләк булды.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар.   Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шулай ук әлеге савытның көндәлек тормышта куллану өчен дә кирәк булуын искәрттеләр.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Марий Эл һәм Яшел Үзән районыннан килгән кунаклар Саба районы туристлык маршруты буенча экскурсиядә булдылар. Алар Сабабызның матурлыгы, чисталыгы, төзеклегенә сокландылар һәм жәй көне кабат киләчәкләрен әйттеләр.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе профессор Альберт Борханов тарафыннан оештырылган X Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы үткәрелде. Шул исәптән, Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышында әлеге форумда катнашып, чыгыш ясаган туган якны өйрәнүче Сафин Илдар Фатхулла улы очрашуда булган күңелле мизгелләр, вакыйгалар, яңалыклар  белән уртаклашты

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре якташыбыз, шагыйрь Зөфәр Шәйхетдиновның өендә булып, аның тормыш иптәше Физия Корбан кызы белән очраштылар. Шагыйрьнең тормыш юлы, ижаты, шәхси китапханәсе белән таныштылар. Физия Корбан кызы исә якташыбызның күп кенә истәлекле фото, авторның кулъязмаларын, шәхси әйберләрен музейга тапшырды.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Казан шәһәренең экскурсоводлары өчен район буенча туристик маршрут оештырды. Экскурсоводлар командасы районыбызның матурлыгына, чисталыгына һәм төзеклегенә сокландылар. Экскурсия ахырында рәхмәтләрен җиткерделәр һәм кызыклы эчтәлекле юнәлеш - Саба районы турында барлык туристларга да сөйләячәкләрен әйттеләр!

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

28
август, 2024 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Казанчы - Бигенәй авылы зиратында яңа буыннар өчен тарихи әһәмияткә ия булган Ишан кабере төрбәсе саклана. Уналты метр чамасы мәйданны биләгән кабер табигый таш койма белән әйләндереп алынган.Ул үзен ислам нигезләрен, шәригать кануннарын яхшы белгән шәхес итеп таныта, аның тагын бер күркәм сыйфаты - ул оста дәвалаучы да була. Вәлиәхмәт Галимов турындагы дан бик тиз бөтен тирә-якка тарала. «Туган якны өйрәнүчеләр» клубында катнашучылар өчен Ишан кабере төрбәсенә экскурсия оештырылды, шулай ук аның тормышы турында да мәгълүмат бирелде.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

24
май, 2024 ел
җомга

Саба туган якны өйрәнү музеенда “Китапчы галим – Әбрар Каримуллин” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Ул - күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Бөек Ватан сугышында катнашып, I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башка күп медальләр белән бүләкләнүче олуг шәхес.Ә.Г. Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында крестьян гаиләсендә туа. Фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлегенә 700гә якын хезмәт керә. Алар арасында татар китабына, татар һәм төрки халыклар тарихына, мәдәнияткә, библиографиягә, этнографиягә һәм башка мәсьәләләргә багышланган китаплар, монографияләр, мәкаләләр, белешмә басмалар бар. Катнашучылар академикның музейга бүләк ителгән шәхси китаплары, язмалары белән якыннанрак таныштылар.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International