27 нче август көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисләре өчен экскурсия уздырылды.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда мәдрәсәнең соңгы мөдәррисе, мәчетнең имам-хатыйбы Габрахман хәзрәтнең оныклары һәрчак көтеп алынган кунак. Бүген 10 август көнне дә алар музейда кунак булдылар. Хәзрәтнең оныгы Илдус абый балаларын, оныкларын авыл, мәдрәсә тарихы белән таныштыру максатыннан алып килгән иде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты. Илдус абый музейга Габдрахман хәзрәтнең нәсел шәҗәрәсен, Кәмәрия абыстайның сакланып калган әйберләрен, фотографияләрен бүләк итеп тапшырды, хәтерләрендә сакланган истәлекләре белән бүлеште.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена Мәскәү шәһәреннән кунаклар килде. Аларга музей буенча эчтәлекле, мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Кунаклар мәдрәсә бинасының макеты, шулай ук бай тарихка ия булган кайбер экспонатлар белән сокландылар.
Республикабыз юлларында автотранспорт саны арту, аларның тизлек ритмы үзгәрү, юл хәрәкәтенең көннән-көн арта баруы юл- транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын көчәйтә. Кызганычка каршы, бу проблема балаларны да читләтеп үтми. Балаларыбызны юлда бәла – казалардан саклау өчен өлкәннәрдән - балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча җитди һәм дәвамлы эш сорала. Ә бу әһәмиятле эшне исә кече яшьтән үк башлау таләп ителә.Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Аларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне әти-әниләр белән бергә оештыру максатыннан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “ Юл йөрү кагыйдәләрен беләсенме?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Казан шәһәреннән килгән туристлар өчен, 7 октябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда экскурсия үткәрелде.
В сердце каждого человека живет любовь к малой родине, к родной земле с ее бескрайними степями, опоясанными ленточкой голубых рек, с ароматами крутых склонов каменистых сопок, к земле, овеянной легендами и преданиями, родине людей, умноживших славу и богатство нашего края. Наша земля стоит того, чтобы ею гордиться. Для этого надо знать историю своего родного края, любить природу, приумножать его богатства. Мероприятие началось с беседы о том, что есть такое понятие как «родной край», с которым человек неразрывно связан всю свою жизнь, где родился и вырос.