ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Актаныш районыннан килгән кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Кунаклар музейдагы экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Аеруча  19 гасыр ахыры 20 гасыр башына караган хатын-кыз, ир-ат киемнәренең тегелеше, формасы аларны җәлеп итте.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

5 сентябрь көнне Саба районы музейлар системасы хезмәткәрләре Сатыш авылы өлкәннәре белән Арча районына сәяхәт кылдылар.Сәяхәтебез педагогик көллияттә урнашкан "Әлифба" музееннан башланды. Анда без дөньяның төрле илләреннән килгән 166 әлифба китаплары һәм аларны язучы Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия. Валитоваларның тормыш юллары белән таныштылар. Юлларын дәвам итеп Г. Тукай исемендәге рухи- мәгърифәт узәгенә килделәр. Узәкнең эшчәнлеге белән таныштылар. Г. Курсави, Г.Камал, М.Мәһдиев музейларында булып, куп кенә мәгълумәтләр алдык. Сәяхәтебезнең ахырында "Казан арты" тарих-этнография музеенда булып Арча тарихы белән танышып, музей хезмәткәрләре, тарих сөючеләр белән әңгәмә  корып, тәжрибә уртаклаштылар.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

28
август, 2024 ел
чәршәмбе

27 нче август көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисләре өчен экскурсия уздырылды.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

13
август, 2024 ел
сишәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда мәдрәсәнең соңгы мөдәррисе, мәчетнең имам-хатыйбы Габрахман хәзрәтнең оныклары һәрчак көтеп алынган кунак. Бүген 10 август көнне дә алар музейда кунак булдылар. Хәзрәтнең оныгы Илдус абый балаларын, оныкларын авыл, мәдрәсә тарихы белән таныштыру максатыннан алып килгән иде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты. Илдус абый музейга  Габдрахман хәзрәтнең нәсел шәҗәрәсен, Кәмәрия абыстайның сакланып калган әйберләрен, фотографияләрен бүләк итеп тапшырды, хәтерләрендә сакланган истәлекләре белән бүлеште.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

9
август, 2024 ел
җомга

Сатыш элек-электән һөнәрле авыл булган. Авыл оешкан елларда ук умартачылар булган. Умарта оялары булмаган, урмандагы агач куышлыгыннан бал җыйганнар. Төп һөнәрчеләр тегүчеләр, сагыз кайнатучылар булган. Тегүчеләр көзге кыр эшләре беткәч, төрле якларга тегү тегәргә чыгып киткәннәр, яз җиткәч кире авылга кайтканнар. Соңрак авылда " Дружба" тегү артеле оешкан. Анда  солдатлар өчен киемнәр теккәннәр. Сугыш елларында ул тулысынча фронт заказларын үтәгән. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда үткәрелгән "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышында авылда яшәгән һөнәрчеләр, тегү артеле тарихы барланды.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

7
август, 2024 ел
чәршәмбе

Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена Мәскәү шәһәреннән кунаклар килде. Аларга музей буенча эчтәлекле, мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Кунаклар мәдрәсә бинасының макеты, шулай ук бай тарихка ия булган кайбер экспонатлар белән сокландылар.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

7
октябрь, 2023 ел
шимбә

Казан шәһәреннән килгән туристлар өчен, 7 октябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда экскурсия үткәрелде.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

22
сентябрь, 2023 ел
җомга

Сугыш алды елларындагы авырлыклардан авылдашларыбыз төрле якларга китеп котылырга һәм яңа, ят җирләрдә бәхет табарга тырышып карыйлар. Ләкин бу күченүләрнең берсе дә җиңеллек китерми. Алар кире Сатышка кайталар яки мең михнәтләр күреп, ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калалар. Авыл кешеләре Сахалинга, Финляндиягә, Донбасс шахталарына, Оренбург якларына, Бурят- Монголия тауларына, урманнарында китеп урнашалар. 21 сентябрь көнне үткәрелгән " Туган якны өйрәнүчеләр " клубы утырышында Оренбург якларына китеп урнашкан авылдашларыбыз барланды.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

18
август, 2023 ел
җомга

17 август көнне мәдрәсә музейда үткәрелгән "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышының чираттагысы авыл тарихын барлауга багышланган иде.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International