2025 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр Россиядә инвалидлар декадасы уздырыла. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәре Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучыларын “Кояш кызы” Ләйсән Зарипованың тормыш юлы белән таныштырды. Ләйсән өстәл теннисы буенча спорт мастеры һәм дөнья ярышлары призеры.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Семья» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының төп чараларының берсе булып өлкән яшьтәге гражданнарны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, мәдәни ял итү чараларына, иҗади һәм мәгариф проектларына, волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Актив озын гомер» программасын тәкъдим итте. Шушы программаны гамәлгә ашыру максатыннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда агач эшләнмәләре буяу буенча мастер класс оештырылды.
Халыклар бердәмлеге көне - Россия дәүләт бәйрәме, ул 2005 елдан башлап 4 нче ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу Россиянең күпмилләтле халкы бердәмлегенә багышланган дәүләт бәйрәме. Россия - ул гаять зур һәм күпмилләтле ил, анда төрле мәдәниятләр һәм традицияләр, төрле милләт вәкилләре яши. Халыклар бердәмлеге көненә Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда “Халыклар бердәмлеге көне” темасына мәгълүмати сәгать оештырылды.
Күмәкләштерү чорында Сатыш авылында "Марс" колхозы оештырыла, аның беренче рәисе Садыйков була. 1960 елда "Эшче", "Кызыл Йолдыз" һәм "Марс" колхозлары "Молотов" колхозына берләштерелә, соңыннан ул "Марс" дип үзгәртелә. 2003 елда "Марс" колхозы крестьян (фермер) хуҗалыгы исемен ала, ә 2015 елдан "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсе булып тора. 1929 елда авылда "Марс" колхозы төзелә. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” клубының чираттагы утырышы «Марс колхозы тарихы» темасына багышланды.
"Зыянлы гадәтләрнең зарары" темасына профилактик әңгәмә тыңлаучыларда алкоголь һәм башка зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә, тормышка аеруча куркыныч китерүен аңлауга, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация булдырырга тиеш. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда укучылар өчен үткәрелгән әңгәмәдә кешенең сәламәтлегенә, социаль тормышына һәм киләчәгенә зарарлы гадәтләрнең йогынтысы, шулай ук зарарлы гадәтләрне профилактикалау һәм бетерү ысуллары турында сүз барды.
Татарстан Республикасы көне - милләтләре, диннәре һәм мәдәниятләре нинди булуга карамастан, төбәкнең барлык халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме ул. 29 августа Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәре Сатыш авылы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Республикам белән горурланам» дип аталган туган якны өйрәнү сәгатен үткәрде. Чара барышында музей хезмәткәре балаларга Татарстан Республикасы тарихы, аның төп шәһәре - Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле булуы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, танылган шагыйрьләр һәм язучыларның исемнәре турында сөйләде.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен Россиядә Ватан Геройлары көненә багышланган презентация күрсәтелде. Бу көнне Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий Ордены һәм Дан Ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Бу бәйрәмдә ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә алу гына түгел, ә хәзерге вакытта илебездә яшәүче геройлар да искә алына, хөрмәт ителә. 9 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. Иске стиль буенча, 1917 елга кадәр 9 декабрьдә Георгий кавалерларының хезмәтләрен хөрмәтләүгә багышланган бәйрәм көне булдырылган. Музей хезмәткәре балаларны Ватан Геройлары көненең тарихы белән таныштырды, Бөек Ватан сугышы геройлары, Әфганстан каһарманнары, махсус операция геройлары һәм бугенге көндә исән-сау булган геройларның тормышы турында сөйләде.
Агачка бизәк төшерү - агач белән эшләгәндә иң мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе. Мастер-класс - һәркем өчен иҗатта үз-үзен сынап карау өчен уникаль мөмкинлек. Монда катнашучылар иҗат һәм традицияләр турында белемнәрен киңәйтәләр, бизәкләр төшерү техникасы белән танышалар. Алга таба агач эшләнмәләрне бизәкләүнең мавыктыргыч процессына керешәләр. Катнашучылар агач эшләнмәләр сайлый, композиция һәм эш темасын уйлап таба. Аннары агачка буяу ясау принциплары белән танышалар: фонлы буяу катламы ясыйлар, бизәкләрне нечкәрәк детальләр белән тулыландыралар. 21 нче ноябрьдә Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Әниләр көне уңаеннан «Әниемә бүләк» мастер классы оештырылды. Үз балалары белән мастер класста катнашучылар, тату һәм иҗади атмосферага чумып, агач эшләнмәләрдә рәсемнәр ясадылар. Алар барысы да мастер класстан канәгать калдылар.
30 сентябрь - Россия белән яңа төбәкләрне яңадан берләштерү көне. 26 сентябрьдә Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәре “Болар барысы да - Россия!” темасына 7 сыйныф укучылары өчен акция оештырды. Аның барышында укучылар бу кушылуның нинди сәбәпләр аркасында булуын белделәр, референдум, федерация кебек яңа терминнарны ачыкладылар. Алар кушылган җирләрнең - рус җирләре, ә Херсон һәм Запорожье шәһәрләренең Екатерина II тарафыннан 1778 елда Россиядә кораблар төзү үзәкләре буларак төзелүе, соңрак Луганск һәм Донецк шәһәрләрен барлыкка килүе турында мәгълүмат ишеттеләр. Бу регионнарда яшәүчеләр үзләренең яңадан зур илнең бер өлеше булу теләген белдереп, моның өчен халыкара хокук нигезендә тавыш бирделәр һәм Россия аларның үтенечен кабул итте. Чара ахырында укучылар истәлекле буклетлар алдылар.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Пушкин картасы проекты белән агач эшләнмәләре буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер класста 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар барлык фантазияләрен җигеп агач эшләнмәләренә төрле бизәкләр тошерделәр. Татар халкының милли орнаментлары, бизәкләре турында күп мәгълүматлар ишеттеләр.