1941 елның 22 июнендә ил өстенә килгән афәт Сатыш авылының да кара хәсрәтенә әйләнә. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән авыл тоткасы булган ир-егетләрнең барысы да фронтка китәләр. 220 йортлы авыл 1941-1945 елларда яу кырына 249 иң яшь, иң сәламәт, эшлекле ир-егетен озата.
16 нчы ноябрь көнне үткәрелгән " Туган якны өйрәнүчеләр "клубы утырышында " Авыл 1941-1945 нче елларда" дигән темага әңгәмә корылды.