4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра, безне ата-бабаларыбызның каһарманлыгын онытмаска өйрәтә.
Әлеге бәйрәм уңаеннан, Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Бердәмлектә безнең көчебез" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.